Реклама
Моңа кадәр аларга пенсияләрне 4 процентка күтәрү планы бар иде.
Россия Президенты Владимир Путин Куркынычсызлык Советы белән җыелыш вакытында хәрбиләрнең пенсиясен 8,6 процентка арттырырга йөкләмә бирде.
Моңа кадәр хәрбиләргә пенсияне 1 октябрьдән күтәрергә план бар иде. Аны 4 процентка арттырырга дип ниятләнелде. Путин исә хәрбиләргә пенсияне 1 гыйнвардан һәм 8,6 процентка арттырырга кушты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз