Шәһри Казан

Путин үзенә яңа «Москвич» сатып алырмы?

Россия Президентының матбугат секретаре Песков белдергәнчә, Владимир Путин үзенә яңа “Москвич” сатып алырга теләячәк, әгәр дә ул яхшы автомобиль булса, дип яза ТАСС.

«Һәр россияле яхшы "Москвич"лы булырга тели. Әмма ул моның өчен яхшы машина булырга тиеш. Әгәр моны эшләп булса, бу бик шәп булачак һәм, әлбәттә, барысы да шундый машина алырга теләячәк, шул исәптән Президент та», – дип белдергән Кремль вәкиле. Ул үзенең дә сатып алырга теләячәген искәрткән. 
Элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәүдә Renault заводын шәһәр хакимиятенә тапшырганнан соң, тарихи бренд астында "Москвич" автомобилен җитештерүне яңарту турында хәбәр итте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: