Шәһри Казан

Путинның тирә-юнендә ковид йоктыручылар саны тагын арткан

Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков президентның үзизоляциягә китүен саклануның өстәмә чарасы булуын әйтте.

“Бу очракта өстәмә саклану чарасы комачау итми. Бу президент эшенең активлыгын киметми, аның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясамый”, - ди Песков.

Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгы тирәсендә коронавирус йоктыручылар саны тагын да арткан. “Кремльдә - матбугат хезмәтендә һәм башка бүлекчәләрдә чирләүчеләр бар”, - ди Дмитрий Песков.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, тирә-юнендә коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле, 14 сентябрьдә Владимир Путин үзизоляциягә китте. Ул соңрак бер яки ике кеше генә түгел, ә дистәләгән кешенең чирләве турында әйтте.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: