Реклама
Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил көтелә. Көндез һава температурасы 14-16 градус җылы булачак.
Гомумән Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Һава температурасы +12-дән +17 градуска кадәр тибрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз