Шәһри Казан

Ришат Фазлыйәхмәтовны концерт алдыннан суд приставы алып киткән

Кичә «Татнефть арена»да узган «Татар радиосы»ның юбилей концертында Ришат Фазлыйәхмәтов та чыгыш ясарга тиеш булган.  

Ләкин җырчы концертта катнаша алмаган. Моның җитди сәбәпләрен Ришат телеграм-каналында аңлата. 

26 май – күптән көтеп алган дата. «Татар радиосы»ның туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем. Ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады,  залга кергәндә суд приставы вәкилләре туктатып, алып киттеләр.

Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмәт чыгар. Кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм!

Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче булган, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар!

Реклама

Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр! 

Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. Биш минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул», – дип яза Ришат. 

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 28 май 2022 - 08:06
    Без имени
    Мужик кеше хатынын яманлап язмый, нинди булсада ул синен баланын энисе, алиментынны тулэ, булыш балана, ул баланын ни гаебе бар, эзерэк кутэрелсэгез эллэ кемгэ эйлэнэсез ""кош ""тота башлыйсыз, картайгач бала кирэгэ башлый
  • 27 май 2022 - 13:54
    Без имени
    Син кеше булгач кына конлзшкзндер Ришат! Бердз юкка кайгырма. Судебный пристав та любовнигы или танышы булгандыр. Судебный приставлар алар кирзклесен эшлилзр. Самый главный син исзн сау, башкасына кайгырма. Сахнздз унышлар сина!