Шәһри Казан

Россиядә көз башыннан бирле газ шартлау белән бәйле 20 очрак теркәлгән

Көз башыннан бирле Россиядә газ-һава катнашмасы шартлау белән бәйле 20гә якын һәлакәт булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода газ приборлары төзексезлеге аркасында чыккан янгыннар, кагыйдә буларак, шартлау белән тәмамлана, дип сөйләделәр. Билгеләп үтелгәнчә, сентябрьдән генә дә газ җиһазларын куллануга бәйле ике дистәгә якын һәлакәт булган.

Статистика буенча, елның салкын вакытында янгыннар саны өчтән бергә диярлек арта. Күпчелек очракта янгын электр җылыткычларын, газ һәм мич җиһазларын дөрес файдаланмау яки аларның төзексезлеге аркасында килеп чыга. Мондый янгыннарда үлүчеләр саны шулай ук 20 процентка арта, 60 процент очракта кешеләр яну продуктлары белән агуланудан үлә.

Элегрәк НИУ ВШЭ төбәк тикшеренүләре һәм шәһәр планлаштыруы институты директоры, профессор Ирина Ильина россиялеләргә йортларда килеп чыккан газ шартлауларының сәбәбен аңлатты. Аның сүзләренчә, салкын көннәр башлангач кешеләр плитәләрне җылыту чыганагы сыйфатында куллана башлый, бу аянычлы хәлләргә китерә.

Реклама

Дүшәмбе көнне, 25 октябрьдә, Чаллыда биш катлы торак йортның дүртенче катындагы фатирда шартлау турында билгеле булды. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән. Соңрак аларның берсе - 22 яшьлек кыз - хастаханәдә үлгән.
Тикшерү комитеты килеп чыккан хәлнең ике версиясен тикшерә: газ белән тәэмин итү буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтү һәм газ җиһазларын дөрес файдаланмау белән бәйле саксыз гамәлләр.

Тагын ике шартлау сишәмбе көнне, 26 октябрьдә, көндез Калининград өлкәсенең Видный һәм Балтийск шәһәрендә яңгырады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: