Реклама
Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Америкага китте. Ул анда 24 октябрьгә кадәр булачак.
Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак.
Хьюстонда республика лидеры TomoWave, Emerson, Ozone21, Univation Technologies компания вәкилләре белән очраша. Хьюстонда "Техас - Татарстан" дип аталган эшлекле форум да узачак. Татарстан Президентының Райса шәхси университетында да булуы да планлаштырыла.
24 октябрь көнне Татарстан Президенты Сан-Францискода Халыкара технология симпозиумында катнашачак.
Фото: prav.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз