Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: "Абыйдан калган портфель белән укырга бардым"

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Яшел Үзән районында уза.

Ул "Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм белем  бирү: традицияләрне саклап, киләчәккә барабыз" исеме астында уза. Яшел Үзәндә укытучыларның август киңәшмәсе яңа мәктәп - М.В.Ломоносов исемендәге 18 номерлы күп профильле лицейны ачу тантанасы белән башланып китте.

- Быел республикада 1 сыйныфка 55 мең укучы керә. Һәр ата-ана да баласын мәктәпкә тиешенчә әзерләп бетерә алмаска да мөмкин. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе булуы бик мөһим. Бу акциядә катнашучылар, спонсорларга зур рәхмәт. Балаларның яхшы укуларын теләп калабыз. Аларның букчаларында бөтен кирәк-ярак та бар. Бу көн сезнең исегездә калсын, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Рөстәм Нургали улы 1 сыйныф укучыларына үзенең беренче тапкыр мәктәпкә бару вакыйгасын да сөйләп үтте. Үзенән зуррак яшьтәшләре белән бергә укырга керергә тели ул. Тик яңа букча алынмаган була, Рөстәмгә абыйсыннан калган портфель белән укырга барырга туры килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: