Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары Александр Матовников белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Кораллы көчләренең коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары, Россия Герое Александр Матовников белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Александр Матовников 2021 елда РФ Кораллы көчләренең коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары итеп билгеләнде.

Реклама

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: