Шәһри Казан

«Рубин»да грузин футболчысы уйнаячак

Казан клубы ярымсакчы Зурико Давиташвили белән килешү төзергә җыена, ул хәзер казанлылар белән өйрәнүләр үткәрә.

Грузин футболчысына февральдә 18 яшь тулачак, бары тик шуннан соң аның белән килешү төзеп булачак.
ФИФА кагыйдәләре буенча, 18 яшькәчә булган спортчылар чит ил командалары белән килешүләр төзү хокукына ия түгел, шуңа күрә әлегә һәр ике як та көтәргә мәҗбүр. Зурико Казан «Рубин»ына ирекле агент буларак күчә.
Яшүсмерләр арасында узган ярышларда Давиташвили 28 уенда катнашкан һәм 24 туп керткән. 2017 елда Грузия җыелма командасы капитаны буларак Казахстан президенты Кубогы уеннарында катнашып, иң яхшы бомбардир исеменә лаек булган. Ул турнирда Грузия командасы финалга хәтле узып, Россиягә пенальтилар сериясендә оттырган иде. Грузиянең футбол буенча чемпионатында «Локомотив» (Тбилиси) командасы өчен чыгыш ясап, Зурико Давиташвили 19 уенда 3 туп кертү бәхетенә ирешкән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: