Шәһри Казан

«Русланны көнләштерәсең инде, Ильмира»

Җырчы Ильмира Нәгыймова соңгы фотосессиясеннән бер өзекне инстаграмга куйган. Үзе әйтмешли, яраткан әби-апаларына чәйнәргә тагын ризык булган…

Ник дигәндә, Ильмира анда шактый кыска һәм күкрәк тирәсе ачык булган ике күлмәктән «позировать» иткән. Билгеле инде, күпләргә бу ошап бетмәгән.

«Юк, килешми, Ильмира, һәр чорның үз киеме»,

«Озын күлмәк яхшырак сезгә, ачуланмагыз»,

«Бу хатын тормыш алып бара торган кеше түгел инде»,

«Бер сүзем юк, талантлы ул Ильмира, ләкин бөтен җире ясалган»,

«Бер үк иреннәреңә башка тия күрмә»,

Реклама

«Русланны көнләштерәсең инде, Ильмира»,

«Озын күлмәк белән матуррак күренәсең, юк, болары артык кыска»,

«Хыяллана бу хатын», — ише комментарийлар калдырганнар аңа.

Икенче берләре җырчыны яклап чыккан. «Бик матур. Әле кыланыр чагы. Күлмәкләре дә бик килешә!» «Курчак кебек», «Чибәр, сүз дә юк, эх янында Руслан һәм балалары да булса», «Нәрсә кисә дә матур, гәүдәсе шәп», «Ул бит әле яшь, илле яшьләрдә шулай киенсә иде. Шәһәрдә яши, авылда түгел. Үз-үзен карый, молодец!» — дигәннәр.

Хәтта, әлеге видео астында Ильмирага тәкъдим ясаучы да булган: «Миңа кияүгә чык әле!» — дип язып куйган берәү.

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: