Шәһри Казан

Рязань өлкәсе заводында шартлау һәм янгын вакытында һәлак булучылар саны 17гә кадәр артты

Рязань янындагы шартлаткыч җитештерү заводындагы янгын турында нәрсә билгеле.

22 октябрь иртәсендә Рязань өлкәсендә дары җитештерүче "Разряд" компаниясе цехында янгын чыккан. Соңгы мәгълүматлар буенча, 17 кеше һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Шилов районының Урман бистәсендә булган хәл турында мәгълүмат Мәскәү вакыты белән 08:22 сәгатьтә килеп ирешә.

Башта "билгесез сәбәпләр аркасында" цехта шартлау булды, дип белдергән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Чуприян. Шуннан соң янгын башланган. Ут берникадәр вакыттан соң сүндерелгән. 

Реклама

ТАСС чыганагы мәгълүматы буенча, цех бинасы тулысынча җимерелгән - бары тик диварлары гына сакланып калган. Цехта һәлакәт вакытында 17 кеше булган, дип хәбәр иткән предприятие урнашкан Шилов районы администрациясе башлыгы Владимир Луканцов.
Соңгы мәгълүмат буенча, барлыгы 17 кеше һәлак булган. Аларның 16ысының мәетләрен вакыйга урынында тапканнар, тагын берсе хастаханәдә үлгән.

Һәлак булучыларның барысы да, төбәк хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, җирле кешеләр булган. Аларның шәхесе ачыкланмаган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: