Шәһри Казан
16+

Салават, Гамова, кишер һәм башкалар

Инстаграмда Салават Фәтхетдинов Екатерина Гамова белән төшкән фотосын урнаштырган. Бер көн эчендә 4 меңгә кадәр "лайк" җыйган фото астында җырчыга битараф булмаучылар төрле комментарийлар да язып калдырган. Әлбәттә, күпчелек хәбәрләр буй мәсьәләсенә кагыла.

2 метр да 2 сантиметр озынлыктагы спорт йолдызы янында Салават бераз мәзәгрәк күренә. Шуңа да кайбер ачы теллеләр: "Кәтүк белән багана", "Салават абый, бәлки кишер ашарга кирәктер безгә?" дип төрттереп тә алган. Шул ук вакытта әлеге спорт һәм эстрада йолдызының бергә төшкән фотосы астына ихтирам катыш язылган "Ике йолдыз", "Алтын зур булмый" кебек "җылы" сүзләр дә бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: