Шәһри Казан

Сарманда шәхси хуҗалыкларда төерле дерматит табылган

Сарман районының Югары Чыршылы авылында ике шәхси хуҗалыкта мөгезле эре терлектә төерле (нодуляр) дерматит табылган.

Әлеге чир терлекләр өчен бик куркыныч. Белгечләр әйтүенчә, авыру сәбәпле, сыерларның гадәттә 1-5 проценты үлә. Күбесенчә 90 проценты терелә, исән кала. Әмма әлеге авыруның икътисади зыяны зур, чөнки исән калган сыерлар һәм мөгезле эре терлек авырлыгын, сөт бирүчәнлеген, ит массасын югалта. Авыру нәтиҗәсендә сыерларның бозавы төшә һәм сыерларны каплатып булмый. 

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов журналистларга белдергәнчә, бу проблеманы вакцинация юлы белән хәл итеп була. Әлеге авыру республикада моннан ике ел элек тә булган.

Реклама

– Терлек сатучылар терлекләрне авырудан имин булган төбәкләрдән һәм ветеринария белешмәсе белән генә сатып алсыннар иде. Шул очракта гына чиста терлек сатып ала алабыз, – диде ул коллегия утырышыннан соң узган журналистлар белән очрашуда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: