Шәһри Казан

Сайлауларда хокук бозу хакында хәбәрләр барлыкка килгән

Халык сайлауларга чират торып йөри башлады.

Бүген, 17 сентябрь көнне Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көне. Иртәдән үк күп кенә сайлау участокларында чиратлар барлыкка килгән. Халык, эшкә барыр алдыннан гражданлык бурычын үтәргә ашыккан, күрәсең.
Хокук бозуларга килгәндә, җитди тайпылышлар юк, дип белдерде Татарстанда “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” коммерцияле булмаган оешмалар ассоциациясенең төбәк координаторы Рафаэль Фәхретдинов.

Реклама

“Бер сайлау участогы тиешле вакыттан соңрак, 8.02 дә ачылды дигән хәбәр булды. Әмма бу расланмады, чөнки иҗтимагый күзәтүчеләр участокта 7.45 тә килгән иде инде. Калган хокук бозу очраклары буенча әлегә тикшерүләр бара. Максатчан рәвештә провакацияләр оештыручылар булмады”, - диде Рафаэль әфәнде.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Җыенына депутатлар сайлаулар бара. Татарстанда 2800дән артык сайлау участогы республика халкын иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр кабул итәргә әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: