Реклама
Берничә фанаткасы "гламур патшасы"н, чын мәгънәсендә, аптырашта калдырган. Әйтүләренчә, Зверев - алар тапкан балаларның атасы.
- Йолдыз "в шоке"! - дип белдергән танылган стилист prozvezd.info порталына. - Берьюлы сигез кеше миннән бала табуы турында хәбәр салды. Җитмәсә, "синнән таптым", дип сабыйларның фотоларын да җибәрәләр.
Зверев әйтүенчә, фотолардагы нәниләр аңа бер тамчы да охшамаган, ә җанатарлары шул рәвешле аның хисабына акча эшләп калырга ашыга.
Бүгенге көндә Сергей Зверевның бер генә баласы бар - 22 яшьлек кече Сергей Зверев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз