Шәһри Казан

“Шәймиев Тартарияне эзли”

Россия 1 каналында Татарстанның беренче Президенты турында фильм төшергәннәр.

20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 22 гыйнвар көнне «Россия 1» телеканалы аңа багышланган документаль фильм күрсәтәчәк. Ул "Шәймиев Тартарияне эзли" ("Шаймиев в поисках Тартарии") дип атала. Тапшыруның алып баручысы - Сергей Брилев.

Фильмда шулай берничә гасыр дәвамында барган татар-монгол дигән гыйбарәгә нокта куела. Татарлар элек-электән Болгарда яшәгән дигән фикер өстенлек итә.

Реклама

- Анда яшәүчеләр рус халкы кебек монголлар һөҗүменә эләгә, - дип сөйли алып баручы.

Шулай ук, "Яңа гасыр" каналында 19 гыйнвар көнне, 19.00 сәгатьтә Минтимер Шәймиевның 70 еллыгына әзерләнгән фильмны кабатлап күрсәтеләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: