Шәһри Казан

Сигез тапкыр прививка кадаткан Жириновский коронавирус диагнозы белән хастаханәгә эләккән

ЛПДР лидеры Жириновский Мәскәү үзәк клиник хастаханәсенә COVID-19 диагнозы белән хастаханәгә озатылган.

ЛДПР лидеры Владимир Жириновский хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә РИА Новости чыганакка сылтама белән. Mash мәгълүматлары буенча, аңа коронавирус диагнозы куелган.

Декабрьдә сәясәтче ике ел эчендә коронавирустан сигез прививка ясатуы турында хәбәр иткән.

Реклама

Чыганаклар мәгълүматларына караганда, Жириновскийның үпкәләренең 50-75 проценты зарарланган, аны ковид фонында барлыкка килгән ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы белән хастаханәгә озатканнар.

Бу мәгълүматларны ЛДПР матбугат хезмәтендә кире какканнар. Анда Жириновский үзен яхшы хис итә һәм эшләвен дәвам итә, дип белдергәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: