Шәһри Казан

Синоптиклар фаразы: суыта, җылыта?..

28 октябрьдә Татарстанда һава шартлары начарланыр дип көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән җепшек кар явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, көчәйгәндә тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Көндез һава температурасы +3..+8 градуска (Татарстан башкаласында — +5..+7 градус) кадәр күтәрелергә мөмкин. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында җылырак һава торышы көтелә.

Реклама

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә һава температурасы төшүе көтелә, аннары ул янә күтәреләчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: