Реклама
Табигатьтә үзгәрешләр 26 июнь кичендә башланачак, дип фаразлана.
26 июнь көнне кич Татарстанда көчле җил көтелә, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге 23 м/с кадәр җитәчәк, дип кисәтә республика синоптиклары.
Иртәгә, 27 июньдә алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр үсәчәк. Һава температурасы төнлә 19-24, көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк дип фаразлана.
Дүшәмбе, 28 июньдә алмашынучан болытлы һава булачак. Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һава 18-23 градус, көндез 31-36 градус эссе булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз