Шәһри Казан

Синоптиклар нәрсә фаразлый?

23 сентябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез яңгыр явачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы 6-8 градус җылы булачак, көндез – 12 градустан 14 градуска кадәр.

Реклама

Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән уртача яңгыр, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә – 4-9 градус, көндез – 10-15 градус җылы, көнчыгышта +18 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: