Реклама
Хатын-кыз шунда ук җан биргән.
Юл һәлакәте шимбә иртәсендә Кулагин урамы 4 нче йорт каршында килеп чыккан. Троллейбус йөртүче пассажирларны төшергән һәм барысы да чыгып беткәненә инангач, хәрәкәт итә башлаган. 72 яшьлек хатын-кыз алгы ишектән чыккан һәм салонда сумкасын онытуын исенә төшереп, кире кайткан. Шофер сул якка борылганда ханымны күрмәгән. Ул аягы таеп китеп, тәгәрмәч астына егылган һәм җан биргән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз