Шәһри Казан

Сөйгәне янына балконнан кергәндә егет һәлак булган...

Бу хәлне күреп торган шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыра.

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә сөйгән кызы янына балконнан керергә маташкан чакта, 30 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Звездная урамында була. Егете сөйгән кызы янына килә, тик кыз аның белән аралашудан баш тарта. Шуннан соң үз дигәнен итәргә телгән «Ромео» фатирга балконнан кермәкче була. Ул өченче каттагы фатир тәрәзәсенә урам ягыннан менә башлый. Башта подъезд тәрәзәсенә ябышып, фатирның балконына ябыша. Тик ул ябышып тора алмый һәм егылып төшә.

Реклама

Бу хәлне күреп торган шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар ир-атның башы имгәнүен ачыклый, аны хастаханәгә алып китәләр. 30 яшьлек ир-ат хастаханәдә вафат була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә, дип яза Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 декабрь 2021 - 02:19
    Без имени
    Кертмэгэч, ник йорергэ. Башка кызлар беткэнмени.