Шәһри Казан

Табиблар кисәтә: ревакцинация ясатырга онытмагыз!

Прививка ясатмаган өлкән яшьтәге гражданнар аеруча борчу уята, чөнки алар калганнарга караганда коронавирус китереп чыгарган өзлегүләргә күбрәк дучар булалар.

Коронавируска каршы вакцинаның беренче компоненты белән 2 383 795 кеше, ә икенчесе белән- 1 884 159 кеше вакцинацияләнгән. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында әлеге күрсәткеч - 71 процент тәшкил итә.

"Безне иң борчый торган мәсьәлә ул-ревакцинация. Кабат вакцинация үтмәүчеләр саны арта. Бу безне хафага сала. Татарстанлыларны моңа игътибар итәргә һәм ярты ел вакыттан соң ревакцинация үтәргә чакырабыз", - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Әйтик, 2021 елның 1 августына вакцинацияләнгән кешеләр саны - 620 445 кеше тәшкил иткән. Шул ук вакытта кабат вакцинация үтүчеләр бары 183 105 кеше генә.
 

.

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: