Шәһри Казан

Тагын бер халык артисты вафат булган

Актриса Нина Ургант 93 нче яшендә 3 декабрьдә вафат булган.

Нина Ургант "Белорусский вокзал", "Осторожно, бабушка!", "Я родом из детства" фильмнарындагы рольләре буенча таныш. 1962 елдан ул Александрский театрында эшләгән.
Совет һәм Россия актрисасы Нина Ургант 93 нче яшендә үлде. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Нина Ургант 1929 елның 4 сентябрендә Ленинград өлкәсенең Луга шәһәрендә туа. 1953 елда ул А.Н.Островский исемендәге Ленинград театр институтын тәмамлый һәм Ярославльдә Ф.Волков исемендәге Академия театрында эшли башлый. 1954 елдан ул "Ленком"да әйдәп баручы актрисаларның берсе була, ә 1962 елда Ургант Александр театрына күчә, анда ул 30дан артык роль уйный.

Реклама

Аның кинодагы иң якты эшләре арасында - «Вступление», «Я родом из детства», «Сыновья уходят в бой», «Белорусский вокзал фильмнарындагы рольләре.
Нина Ургант өч тапкыр кияүдә булган. Актрисаның улы - Россия актеры Андрей Ургант, оныгы - телевидение алып баручысы, актер һәм музыкант Иван Ургант.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: