Шәһри Казан

Тагын бишәү. Урыннары җәннәттә булсын!

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628гә җиткән.

Татарстанда тагын биш кеше — 1937, 1939, 1942, 1951 һәм 1953 елларда туган хатын-кызлар — Covid-19 авыруыннан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланды. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнде», — диделәр министрлыкта.

Реклама

Шулай итеп, 5 августка рәсми белешмә буенча, Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628гә җиткән, дип яза Татар-информ

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина ясату мәҗбүри булмаса да, бу юнәлештә аңлату эшләрен көчлерәк алып барырга кирәк дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: