Шәһри Казан

Тагын юл һәлакәте, тагын кеше үлеме

Татарстанда М7 трассасында фура белән җиңел машина бәрелешкән.

Татарстанның Минзәлә районындагы юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган.

Җиңел машинада утырган тагын бер пассажир зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.

Реклама

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 4 декабрьдә, 21 сәгать тирәсендә килеп чыккан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Степановка авылы янындагы М7 трассасында Daewoo автомобиле авыр йөк белән бәрелешкән. Һзлакәттән соң фура кюветка очып төшкән, ә икенче машинаның алгы өлеше тимер өенә әйләнгән, яна башланган. Авария шаһитлары аны сүндерергә ярдәм иткән.
Җиңел машина йөртүчесе һәлак булган, аның пассажиры хастаханәдә. Тикшерү бара.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: