Шәһри Казан

Татар кыш бабае кемнеке?

Россиянең ике төбәге Татарстанның туристлык бренды "Кыш бабай белән кар кызы резиденциясе"нең авторлык хокукларын бозуда гаепләнә.

"Кыш бабайның Урал резиденциясен" Свердлау өлкәсендә бер авылда инде берничә ел элек ачкан булсалар, киләсе кышта Башкортстанда шуңа охшашны оештырырга уйлаган булганнар. Тик Татарстанның Арча районында "Кырлай" авылында "Кыш бабае һәм Кар кызы резиденциясе" инде 2009 елдан бирле эшләп килә.Аның исеме 2013 елда Федераль интеллектуаль милек агентлыгының Дәүләт товар билгеләре һәм хезмәт күрсәтү билгеләре реестрында да теркәлгән. Димәк, кыш бабай рәсми рәвештә дә үзебезнеке булып чыга. Шуңа да әлеге брендны рәсмиләштергән «Трэвэл Эндвок» Казан компаниесе, авторлык хокукларын бозган өчен әлеге төбәкләрне судка бирергә дә әзер булуын әйтә. Мораль зыянны компания 7,5 миллон сум дип бәяли.

Арчадагы "Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе" директоры Юлия Таланова әйтүенчә, ел саен Кыш бабай белән белән Кар кызы янына якынча 5-6 мең турист килә. Быелгы сезонда билетлар 1050-2150 сум торган.

Реклама

- Шушы еллар эчендә безнең татар Кыш бабаеның үз йөзе, Россиянең Вологда өлкәсендәге Бөек Устюг шәһәрендә яшәүче рус Кыш бабаеннан аерылып торган көнкүреше барлыкка килде. Татар Кыш бабае - ул Татарстанда яши.Балаларның башын бутарга ярамый, - ди Юлия Таланова. Күрәсең, чит төбәкләрдә Арчадагы Кыш бабай белән Кар кызы турында ишетмәгәннәрдер, белсәләр - законны бозмаслар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: