Шәһри Казан

Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге башлана

Катнашырга ашыгыгыз.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 2022 елның 1 октябреннән Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итә. Бу әдәби мәйданда узучы икенче зур бәйге булып тора.

Бәйгедә катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми. Ләкин бер номинациядә бары тик бер псевдоним белән генә катнашу мәҗбүри. Шуңа да бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр псевдоним белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелә. Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләр “Казан утлары” журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) кәгазь һәм электрон вариантта (флешкада) җибәрергә мөмкин. 

Реклама

Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә бүләк фонды салымнарсыз 3 млн. 895 мең сум. Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенә быел ике номинация – балалар өчен кыска драма әсәрләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләсе жанры өстәлгән. Җәмгысе 10 төрле юнәлештә эшләр кабул ителә. 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә. Һәрбер юнәлештә 1-2-3 урыннарга акчалата премия каралган.

Җиңүчеләрнең эшләре “Казан утлары” һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: