Татар үзе кәгазь эшли белгәнме?
Татар халкының укымышлылары, инде 1000 елдан артык, китап-язмалар өчен кәгазь кулланып килгән һәм әле дә бу традицияне дәвам итә. Ләкин татар үзе кәгазь эшли белгәнме-юкмы? Бу хакта бүген белгән, уйлаган затлар күренми шикелле. Татарда кәгазь тарихы, аны куллану тарихы өйрәнелмәгән. Без шушы өлкәдә үзебезгә очраган бер факт белән бүлешергә уйладык.
Тарихта Мөэмин Таһир улы Хуҗасәйетов (ул хәзерге Татарстанның Арча төбәге Түбән Оры авылы кешесе) икенче гильдия Арча сәүдәгәре, хәзерге Арча төбәгенең иң төньяк чигеннән агып китүче Шура елгасы буенча Уразлы авылында 1852 елда кәгазь эшләү фабрикасы хуҗасы булып тарихка кереп калган икән. Әлеге хуҗа үзенең җитештергән кәгазь продукциясен Казан һәм Вятка губерналарында яшәүчеләргә саткан. Аның кәгазь фабрикасында эшләүче мастер ел буенча хезмәте өчен 150 сум акча ала торган булган. Хуҗа бер елга 3080 сумга 2500 төп кәгазь җитештергән. Кәгазь эшләүче эшчеләр исә елына 30-60 сум хезмәт хакы алганнар. Кәгазь эшләү май аеннан башлап икенче елның апреленә кадәр сузылган сезонда дәвам иткән.
Янә Арчаның бер өченче гильдия купец Зөһрә Гали кызы Хуҗасәйетова заводында – Уразлы волосте, Шура елгасы буендагы Алат авылында Әтнә кешеләре кәгазь эшләгән.
Шулай итеп, XIX йөзнең урталарында татар халкы вәкилләре Алат авылында эшләнгән кәгазьләргә язганнар. Әлбәттә, бу дәверләрдә төрле урыннарда эшләнгән кәгазьләр дә татарлар арасында киң кулланыш тапкан. Ләкин инде моның нәтиҗәсе кәгазьне кем эшләгәнлегенә игътибарның югалуына китергән, билгеле. Соңыннан инде аның кем тарафыннан эшләнүе, эчтәлеге аны кулланучыларның кызыксыну өлкәсенә кермәгән. Кем эшләсә дә, аңа үз фикерләрен теркәгәннәр. Ләкин, мәгълүм ки, ул дәверләрдә эшләнгән күп кәгазьләрнең «су билгеләре» булган. Әйтергә кирәк, татар халкында бу «су билгеләре» төшенчәсе мәгълүм булмаган, аңа игътибар да ителмәгән.
Тарих XX йөзгә кергәч, татар китап күчерүчеләрендә кәгазьне кем эшләгән дигән сорау кулланылудан бөтенләй төшеп кала. Бу хакта фактны искә алучы да фәнни әдәбиятта күренми, ләкин ул кәгазьне изгеләштерү тукталган, аңа битараф мөнәсәбәт булган дигән сүз түгел. Мәдәни үсеш дәвере XXI йөзгә кергәндә, инде татарда кәгазьгә хөрмәт әкренләп югала бара башлады. Хәзер археография өлкәсендә дә нык сүлпәнлек күзәтелә. Бәлки ул табигыйдыр да, чөнки бу чорда археографик экспедицияләр нәтиҗәләре дә алай аһ диярлек түгел иде. Булган, тупланган материалның кыйммәтен күрсәтерлек чаралар да югалды. XXI йөзгә кергәндә, халык кулында сакланучы кулъязма китапларның да сирәкләнүе, алар турында мәгълүмат сферасының йомшаруы тәэсир итәдер. Ник дигәндә, XX йөз тупланган борынгы мирас ядкәрләрен өйрәнеп, матбугатка чыгару үтә сүлпән дәрәҗәдә калды, аларның кыйммәтләре турында матбугатка чыгучылар юк дәрәҗәсенә җитте. Бу – күңелсез күренеш, чөнки аңа нигез булып борынгы әдәбиятыбыз текстларын укып белеп, аңлап, аларга югары бәя бирә белүче әдәби белгечләребез юклыгы моны яхшы күрсәтте.
XXI гасырга кергәндә генә татар әдәбиятының күп гасырлык тарихының соңгы 6нчы томы чыкты. Хәзер аны беркадәр яңа чыганаклар хисабына тулыландырып язып бастылар. Ләкин анда да тарихи язмалар теркәлгән чыганаклар күренеше артык кинәнерлек түгел. Шулай ук кәгазь тарихына бәйле мәгълүматлар чагылмый.
Безнең уебызча, бу – XIX йөзгә хәтле барлыкка китерелгән кулъязма мирасның тарихында татар халкы өчен кәгазь «табу проблемасы» бер җитди мәсьәлә булган. Бабаларыбыз безгә китап хәзинәләре калдыру, аларны теркәр өчен авыр кәгазь табу чарасын да батырларча үтәп чыкканнар һәм борынгы тарихларыбызны җиткерү юлын тапканнар. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: татар китапчылары, административ тыюларга да карамастан, кыйммәтчелек алдында да баш имичә, безнең буыннарга үзләренең әйтер сүзләрен, фикерләрен, каршылыкларын тибеп аударып дигәндәй, безгә җиткергәннәр. Рәхмәт яусын бабаларыбызның бу батыр хезмәтләренә!
Марсель Әхмәтҗанов, академик.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.14301
-
20 март 2023 - 15:25УЗИ экранындагы яралгыны күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала Балага уза алмау, гормоннар тайпылышы, эндометрит... Боларның һәрберсе аборт ясатуның җитди зыяны, хатын-кыз саулыгына кизәнүче йодрык.37802
-
20 март 2023 - 14:52Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең җәмгыятебездә аксаклар күбәйде? Түбән Кама шәһәрендә кызыклы мәдәни проект тәкъдим итәләр. 27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Каманың өч мәдәни мәйданында: Халык иҗат йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында “Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы” узачак.13001
-
20 март 2023 - 14:34Барысына да төкереп караган кеше белән яшәүдән туйдым Үз гомеремдә бары тик бер генә кешене өзелеп яраттым. Мин аңа беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Бу чын, илаһи мәхәббәт иде.76702
-
20 март 2023 - 14:19”Гроза Сабантуев приехал...”: легендар батыр истәлегенә Хәтта ул вакыттагы КПССның өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев та аның көрәшенә соклануын яшермәгән. Шулай бер Сабантуйдан соң, аны үзенә чакырып алып, көндәлек тормыш-мәшакәтьләре белән кызыксынган. “Синең матур көрәшең өчен “ дип, эшенә йөрергә “Москвич” машинасы кайтарткан.40900
-
20 март 2023 - 13:38Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү" Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.162403
-
20 март 2023 - 10:00Аяклары йөрмәсә дә, өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, күзәтә иде Иртән торып Миңниса карчык тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде.125401
-
20 март 2023 - 09:4976 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.142406
-
20 март 2023 - 09:16"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан.16802
-
19 март 2023 - 17:36Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында элек барлыгы 14 бизәкле йорт булган, диләр. Шуның икесе игез, ягъни бер төсле итеп эшләнгән.49003
-
19 март 2023 - 15:47Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый... Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән. Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!?55611
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!43702
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.43100
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
16 март 2023 - 17:08Без имениӘс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.119101
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.574001
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.666902
-
20 март 2023 - 16:05Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз бәйрәме белән котлады«Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме – табигать яңаруы, өметләр уяну һәм кардәшлегебезне ныгыту вакыты белән котлыйм, - диелә котлау текстында. - Бөтен тарихыбыз дәвамында Нәүрүз кешеләрнең тормыш идеяләрен табигать белән мөкамәллектә чагылдырды».10700
-
20 март 2023 - 16:32Өч көн әти-әнисе мәетләре янында ялгызы булган сабыйларның киләчәге турында билгеле булды Екатеринбургта Эльмаш районында өч көн буе үлгән әти-әнисе белән яшәгән сабыйларның киләчәге турында билгеле булды.24002
-
14 март 2023 - 09:50Авыл халкы клубка җыелышып елады Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли.62602
-
14 март 2023 - 13:07Уртанчы улы әтисенең асылынып торган үле гәүдәсенә тап булган Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым.288603
-
14 март 2023 - 13:14Хаҗга юлламаны кем отачак? Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла.269003
-
14 март 2023 - 16:50“Казан егетләре”ннән китеп, Тямайга урнашкан Радик Шәрәфиев “Казан егетләре” төркеменнән китеп, Фирдүс Тямаевка гитарист булып урнашкан. “Казан егетләре” төркеме экс-солисты зур сәхнәгә юлын Азат һәм Алсу Фазлыевлар төркемендә гитарист буларак башлап җибәргән иде. Радик күп кенә эстрада йолдызлары өчен көйләр дә иҗат итә.293904
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика