Шәһри Казан

Татарстан Хезмәт министрлыгы июль аенда бәйрәм көннәре турында искә төшерде

Татарстанда 9 нчы июль-Корбан гаете уңаеннан, эшләми торган бәйрәм көне булачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми.

Әмма 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.

Реклама

Корбан бәйрәмен уздыру тәртибен июнь аенда ук билгеләделәр.

Шул ук вакытта Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елда ял көннәрен күчерү турында карар проектын эшләгән инде. Гомумән алганда, бәйрәмнәрне, шимбә һәм якшәмбеләрне исәпкә алып, россиялеләр 118 көн ял итәчәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: