Шәһри Казан

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдән җиңү белән кайткан

Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты һөнәри осталык буенча дәрәҗәле "Ревизор" конкурсында җиңү яулады.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Китапчылар, китап тарату һәм китапханә эше,  китап бастыру өлкәсендә иң яхшы проектлар  арасында үткәрелә торган "Ревизор" конкурсының унынчы, юбилей елында "Иң яхшы белем бирү проекты" номинациясендә Татарстан китап нәшриятының «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты җиңде. 

Реклама

Конкурска Россиянең 30 төбәгеннән 200дән артык гариза кабул ителгән. Ярты ел дәвамында барган әлеге бәйгедә номинантларның проектлары тәкъдим ителде, интернетта тавыш бирелде һәм эксперт советы нәтиҗә ясады.

Конкурсны "Книжная индустрия" журналы, Россия китап берлеге, Халыкара китап күргәзмәләре һәм ярминкәләр генераль дирекциясе, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы, ә 2021 елдан - РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: