Шәһри Казан
16+

Татарстан кызы кышкы Универсиада чемпионы булды

Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Казахстанда уза торган кышкы Универсиадада 5 чакрым арага ирекле ысул белән чаңгыда узышу ярышында җиңүче булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" .

Татарстан чаңгычысы әлеге араны13 минут та 29,7 секундта узды. Икенче урынга да Россия чаңгычысы күтәрелде - Лилия Васильева Татарстан спортчысыннан 18,1 секундка калышты. Өченче баскычта - Казахстаннан Анна Шевченко (+21,3 секунд).

Исегезгә төшерәбез, кичә 5 чакрым арага классик ысул белән ярышта Анна Нечаевская көмеш медаль яулаган иде. Ул вакытта алтынны Лилия Васильева яулады, ә Анна Шевченко бүгенге кебек үк өченче булган иде.

Анна Нечаевскаяның уңышы Алма-Атадагы Универсиадада Россия җыелмасы өчен бишенче, ә Татарстан спортчылары яулаган беренче "алтын" булды.
Анна Нечаевская - Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: