Шәһри Казан

Татарстан сайлаучыларының 32.1% беренче көнне үк бурычын үтәгән

Быел өйдә тавыш бирүчеләр дә арткан.

Россия Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә Татарстандагы сайлаучыларның 30 проценттан артыгы бүген тавыш бирергә килгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Реклама

«Татарстан сайлаучыларының 32,1 проценты тавыш бирде. Бинадан тыш тавыш бирүдә сайлаучыларның 5,47 проценты катнашты», — диде Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашуда.

Кондратьев сүзләренчә, быел санитария-эпидемиология вазгыяте аркасында, өйдә тавыш бирү өчен гаризалар артты. Гаризаны 19 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр биреп була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: