Шәһри Казан

Татарстанда 10 меңгә якын инвалид үз торагын алырга мөмкин

7 миллиард сумга якын акча инвалидлар өчен торак алуга бюджеттан бүлеп биреләчәк. Документ кабул ителсә, 10 меңгә якын татарстанлының үз куышы барлыкка киләчәк.

Турыдан-туры эфир вакытында җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова үзенең планнары белән уртаклашты.
Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә даими рәвештә күтәрелә. Карар - озак вакытлы һәм әлеге сумма 3 елга исәпләнгән. Ягьни шул чор эчендә инвалидлар торак белән тәэмин ителәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 декабрь 2021 - 20:25
    Без имени
    2 группа инвалидларга бармы