Шәһри Казан

Татарстанда 19 яшьлек егет үз әтисен үтергәнче кыйнаган

Яшел Үзәндә 57 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ир-атның үле гәүдәсен 22 октябрь көнне шәһәрнең Сәйдәшев урамындагы йортларның берсендә табалар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул күпсанлы җәрәхәтләрдән вафат булган. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелеп ир-атның 19 яшьлек улы кулга алына, егет үз гаебен өлешчә таный.
Билгеле булганча, ул әтисенә спиртлы эчемлекләр кулланганы һәм эшкә бармавы аркасында кисәтү ясаган. Әти белән улы арасында тавыш чыккан, 19 яшьлек егет кызмача баштан әтисен кыйнап ташлый.

Реклама

Егет хәзер саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү һәм сәламәтлеккә зыян салуда гаепләнә. Җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта шикләнелүчене кулга алу турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: