Шәһри Казан

Татарстанда бер бала югалган

Төне буе эзләп чыксалар да, ул әле табылмаган.

Кичә төнлә Түбән Кама халкы 9 яшьлек югалган баланы эзләргә чыкты. “След” эзләү-коткару отряды хәбәр иткәнчә, баланы соңгы тапкыр кичә кичке сәгать алтыда күргәннәр, дип яза ntr-24.ru. Бу вакытта ул Химиклар проспектында урнашкан “Затейник” яшүсмерләр клубыннан чыккан. Хәзергә кадәр баланың кайда булуы билгесез. Аның өстендә зәңгәр куртка, шундый ук төстә шапка, кара спорт ыштаны һәм ботинка булган. Шапкасында сары төстә значогы да бар. Рюкзагы яшел төстә. Баланың буе 130 см, чәчләре кара, күзләре соры-яшел.  
Югалган бала турында берәр мәгълүмат булса, 02 һәм 8 (917) 261-91-71 телефонына шалтыруыгызны сорыйбыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: