Шәһри Казан

Татарстанда бер кыз сөяк белән атып, апасының күзенә зыян салган

Татарстанда сеңлесе белән уйнаганда, бер кызның күзенә сөяк кадалган. Бу хакта "Чаллы хәбәрләре" хәбәр итә.

Билгеле булганча, кыз үзенең кече сеңлесе белән уйнаган, уен вакытында аның күзенә сөякнең очлы ягы килеп бәрелгән. Уеннан уймак чыга язган. Кыз, күз алмасына басып, сөякне үзе тартып чыгарырга тырышкан.

Реклама

Кечкенә пациентны ашыгыч рәвештә ДРКБга озатканнар. Табиблар өч сәгатьтән артык кызчыкның күзенә операция ясаган. Берничә атнадан соң Мәскәү табиблары тагын бер катлаулы операция уздырган.
Офтальмологлар фикеренчә, кыз яңадан күрә башлаячак, әмма моның өчен озак вакытлы тернәкләндерү кирәк булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: