Шәһри Казан

Татарстанда әбисе йоклаган арада, 7 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән

Татарстанда төнлә 7 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән.

Әлмәттә җиде яшьлек кыз Пушкин урамындагы күп фатирлы йортның өченче катындагы тәрәзәдән егылып төшкән. Әлеге хәл турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 00.15 сәгатьтә килгән. Тәрәзәдә москит челтәре булмаган. Бала өйдә әбисе белән генә булган. Әбисе төнлә йоклап яткан. Бәхеткә, кыз исән калган, аны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китергәннәр. Гаилә имин түгел, әмма профилактик учетта тормый, дип билгеләп үтелә. Процессуаль тикшерү үткәрелә, килеп чыккан хәлнең бөтен шартлары ачыклана, дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: