Реклама
Әлеге коточкыч хәл Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге йортларның бер фатирында булган.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Васильево бистәсендә ДЦП белән авырган 6 яшьлек кыз баланы үтергәннәр. Баланың башында берничә җәрәхәт була. Баштан баланы саксызлык белән үтергәннәр дигән версия була, әмма соңрак аны үтерүдә гаепле ир-атны тоткарлаулары билгеле була. 38 яшьлек әлеге ир кыз баланың 42 яшьлек әнисенең өйдәше була. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаятьне кылганда ир-ат исерек хәлдә булган. Тикшерү эшләре бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз