Шәһри Казан

Татарстанда ел башыннан бирле электр самокатлары катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Автоинспекция мәгълүматлары буенча, 2021 ел башыннан бирле, электр самокатлары катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә Татарстанда бер кеше үлгән, унысы - төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Мондый самокатлар белән идарә итүче 900 дән артык кеше җаваплылыкка тартылган.

«Агымдагы елда республика юлларында, электр самокатларын кулланучы затлар катнашында, 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 10 кеше җәрәхәтләнгән», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Андрей Куртмин.

2021 ел башыннан республикада РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19 маддәсе буенча административ җаваплылыкка электр самокатлар белән идарә итүче 900 дән артык кешене тартканнар. Иң киң таралган хокук бозулар арасында: машина юлына, светофорның кызыл утына һәм теләсә кайдан юл аша чыгу.  

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: