Шәһри Казан

Татарстанда эшләми торган көннәр кайчан башланачак?

Татарстанда эшләми торган көннәр 23 октябрьдәнме, әллә 30 октябрьдәнме башлануын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшкәннән соң игълан ителәчәк.

Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.

“Без Президент белән сөйләшеп, киңәшләшүгә бу хакта игълан итәчәкбез”, - диде Ләйлә Фазлыева. Киңәшмә бүген булыр дип көтелә. 

Реклама

Билгеле булганча, Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр игълан итү тәкъдимен хуплады. Вәзгыять авыр булган төбәкләрдә андый көннәр 23 октябрьдән башланырга мөмкин дип тә әйтелде. Бу исемлектә Татарстан да бар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: