Шәһри Казан

Татарстанда карга күмелгән ир-ат гәүдәсе табылган

Буа районында карга күмелгән 47 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. 

Аны үтерүдә шикләнелүче 52 яшьлек ир кулган алынган. Ачыкланганча, ике ир арасында низаг чыккан. Мәрхүм кулына көрәк тоткан, ләкин өй хуҗасы аны тартып алган да, кунакның башына сугып, йокларга кереп яткан. Төнлә уянып урамга чыккач, ирнең үлеп ятуын күргән. Башта ул аны ишегалдыннан алып чыкмакчы булган, ләкин көче җитмәгәч, карга күмеп куйган. Иртән мәрхүмнең үле гәүдәсен хуҗаның туганы күргән һәм полиция чакырткан. 

Реклама

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: