Шәһри Казан
16+

Татарстанда кинәт суыта

Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы нәрсә киңәш итә?

Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә һава торышы кинәт суытачак. Кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк.
Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә:
- әһәмияте зур булмаган очракта шәхси автотранспортка утырып юлга чыкмаска;
- сәяхәттә юл кырында ялгыз машина очраса, туктап, ватылуның сәбәбен ачыкларга; зыян күрүче булса, ярдәм күрсәтергә; тиешле органнарга хәбәр итәргә;
- балаларны урамга өлкәннәрдән башка чыгармаска;
- кеше нык туңган очракта иң нәтиҗәле ысул - ул кешене җылы душка кертү, җылы кием бирү, кайнар эчемлекләр эчертү;
- кеше туңган очракта, аны 1-2 сәгать яхшылап җылытырга. Зыян күрүченең хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә;
- спиртлы эчемлекләрне эчу катгый тыела. Бу кешенең зиһене чуалуга һәм аның организмының туңуына гына китерә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: