Реклама
Татарстанда ковид һәм ОРВИ аркасында өч райондагы дүрт мәктәп карантинга җибәрелгән. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Минзәлә районында бер мәктәп ябылган, икесе - Лаеш районында, тагын берсе - Зәй районында. 120 мәктәптә сыйныфлар башка сыйныфлардан аерым укытыла.
Татарстанда 466207 укучы һәм 31801 укытучы һәр көнне иртәнге медицина фильтры уза. Бүгенге көндә 884 бала медицина фильтрын үтмәгән, ә 1 сентябрьдән - 36920 укучы.
Искәртеп узабыз, алдагы көндә Татарстанда яшүсмерләрне ковидтан вакцинацияләү башланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз