Шәһри Казан

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Узган төндә Менделеевскида юл һәлакәте булган. Анда бер кеше үлгән дүрт кеше зыян күргән.

8 июльдә төнге сәгать бердә М-7 трассасының Ык Тамагы автомобиль юлында «Hyundai Solaris» автомобиле белән идарә иткән 1999 елгы алабугалы тизлекне арттыра, каршы як полосага чыгып, юлдан кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

"Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче һәлакәт урынында үлгән. Төрле җәрәхәтләр алган дүрт пассажир Яр Чаллы хастаханәсенә озатылган, - дип хәбәр иткән ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Алмаз Сафин.

Реклама

Фото: http://mendeleevskyi.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: