Реклама
Татарстанда май бәйрәмнәре көннәрендә пенсияне түләү һәм тапшыру графигы үзгәртелә, дип яза KZN.RU.
«Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе пенсияләрне вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә түләячәк: пенсияне график буенча 4-5 нче майда алучылар 2-3 нче майда, 9 нчы майда график буенча алучыларга 7-8 нче май көннәрендә тапшыралар. Башка көннәрдә пенсия, ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график нигезендә бирелә.
«Илтеп тапшыру хезмәте» акционерлык җәмгыяте пенсияләрне 4 нче майдан билгеләнгән график нигезендә китереп җиткерә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.
Анна Арахамия фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз