Шәһри Казан

Татарстанда Росгвардия хезмәткәрләре урамда югалган ике яшьлек баланы тапкан

Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре урамда йөргән вакытта югалган малайны тапканнар һәм әти-әнисенә кайтарганнар.

Кич белән, Яр Чаллы шәһәрендә патрульлек иткән вакытта Росгвардиянең ведомстводан тыш сак нарядына торак комплексларның берсендә яшәүчеләр югалган бала турында хәбәр итәләр. 

Росгвардиячеләр күрсәтелгән адрес буенча килеп җитә. Баксаң, ике яшьлек бала чит-ят кешеләр янында берүзе уйнап йөри икән. Хатын-кызлар ялгызы гына уйнаучы малайга игътибар иткән, сабыйның югалуын аңлап алгач, тиз арада бу хакта полициягә шалтыратканнар. Әлбәттә, ике яшьлек сабый әти-әнисенең кемлеген һәм кайда яшәвен әйтеп бирә алмаган.  Биредә яшәүчеләр дә аны моңарчы күрмәүләрен әйткәннәр. 

Реклама

Росгвардиячеләр баланың әти-әнисен эзли башлаган. Күрше ишегалдында аларны сабыйның әтисе каршы алган. Ир ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә югалган баланы табулары өчен рәхмәтен белдергән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: