Шәһри Казан

Татарстанда салкынайта : кайчан?

Бу атнада республикада һава шартлары үзгәрәчәк.

Бу атнада, ниһаять, бераз тын алып булачак! Синоптиклар атна азагында югары температура төшәчәк, дип вәгъдә итә. 
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе республика территориясендә җылы һава торышы сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, кайбер районнарда боз явуы көтелә. 
Төнлә һава 15-21 градус, көндез 24-31 градус булачак. 
Җомга көнне һава торышы үзгәрәчәк. Көндез бераз "суыта" һәм термометрлар 21-26 градуска кадәр генә күтәрелә. 24 июльдә 19-24 градус җылы булачак дип фаразлана. Республиканың үзәк һәм Көньяк районнарында яңгыр, яшен һәм көчле җил булуы ихтимал, диелә синоптиклар фаразларында. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: