Шәһри Казан

Татарстанда СОVID-19ның 62 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 62 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта әлеге инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабында хәбәр иттеләр.

Республикада COVID-19 йоктыручыларның гомуми саны 9 305 кә җиткән. Барлыгы 8174 кеше сәламәтләнгән (узган тәүлеккә - 46). 121 пациент вафат булган.
Яңа йоктыручыларның икесе читтән кайткан кешедә ачыкланса, калганнары элемтә аша. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өйдә генә дәвалана.
Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан - 48, Биектау районы - 3, икешәр - Чүпрәле һәм Нурлат, берешәр - Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында.

Реклама

Яшь буенча авырып китүчеләр: 18 яшькә кадәр - 2 кеше, 18 дән 30 - 8, 30дан алып 50 яшькә чаклы - 28, 50 дән 60 - 9, 60 тан алып 70 - 10, 70 тән 80 - 4, 80нән 90га чаклы- 1.
Россиядә тәүлек эчендә инфекция йоктыруның 22 778 очрагы теркәлгән - бу яңа антирекорд.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: